Хөрмәтле дусларым! Сезнең игътибарыгызга өр-яңа проект тәкъдим итәм. Проект эшләнеп килә, шуңа күрә, Сезнең тәкъдимнәрегез һәм теләкләрегез минем өчен зур ярдәм булыр.

 

 


 

 

Мәзәкханәгә рәхим итегез!

Бәйрәмгә бүләк - татарча караоке.Татар эстрадасының иң матур җырлары биредә

[1] [2] [3] [4] [5] [6] [7] [8] [9] [10] [11] [12]

   
[Компонент FrontPage Сохранение результатов]
-- Ни өчен хатын-кыз порнографик киноны ахырына кадәр карый? -- Алар бит соңыннан туй булыр дип көтә.

*************************************************

Ике ир кафеда эчеп утыра. Берсе: -- Кара әле, кичә мин синең анң белән йокладым! Бераздан тагын кабатлый: -- Ишетәсеңме дим, анаң белән яттым! Ниһаять икенчесе дә телгә килә: -- Бар, кайт әле, әти, исерек бит син!

*********************************************

Бер партада утыручы ике студент контроль эштән соң сөйләшәләр: -- Мин дәфтәр битен чиста килеш бирдем. --Мин дә... -- Тагын икегезнең дә бер төсле, бер-берегездән күчергәнсез, -- диеп әйтер инде укытучы.

*******************************************

Бер студент егетне сеңлесе автобус тукталышына кадәр озатып куя. Кайткач, әнисе кызыннан сорый: -- Йә, ничек, абыең утырып киттеме? --Юк. --Нишләп? --Утырырга урын юк иде, басып китте.

***********************************************

Студент имтиханга килә. Профессор аңа сорау бирә: --Сезнең исемегез ничек? Студент елмая: --Вәлиев. --Вәлиев, сез ничек шатланасыз? --Беренче соравыгызга җиңел җавап бирдем, шуның өчен шатланам.

********************************************

Тарих дәресе бара: --1799 ел нинди вакыйга белән истәлекле? --Пушкин туган ел. --Ә 1812 ел? --Пушкинга 13 яшь тулган.

***********************************************

 

 

 
     
Hosted by uCoz